Республиканың кошчылык фабрикаларында иминлек чараларпын көчәйттеләр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

«Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖендә кош гриппы килеп чыгуга бәйле рәвештә, Татарстанның кошчылык фабрикаларында иминлек чараларын көчәйттеләр. Мисал өчен, “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖендә имин эпизоотик вәзгыятьне саклап калу максатларында комплекслы профилактика чаралары үткәрелә.

«Бездә кош гриппы юк, – дип ассызыклады предприятиенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов. – Кошчылык фабрикасында барлык җитештерү участокларында кошчылык продуктларын җитештергәндә, эшкәрткәндә һәм саклаганда иминлек таләпләренең һәм ветеринария кагыйдәләренең үтәлешен катгый тикшереп тору оештырылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International