Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы авыруына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләнде. Бүген тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документ нигезендә карантин республиканың түбәндәге территоряләрендә билгеләнде:
– Нурлат районының Нурлат шәһәрендә Түбән Нурлат урамы буенча 45 нче, 86хосусый йортларда;
– Нурлат шәһәрендә һәм Нурлат районының Чуаш Мәнжесе авылы янында кошлар тоту өчен «Хәмидуллин З.З.» крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан файдаланыла торган фермалар территорияләре өлешендә;
– Балык Бистәсе районының Үзәк Шумково авылында Үзәк урамы буенча 18 нче хосусый йортта;
– Ютазы районының Әбсәләмов авылында Луговая (Болын) урамы буенча 1 нче хосусый йортта;
– Казан шәһәренең Дәрвишләр торак массивында 3 нче Кленовый урамы буенча 90 нчы хосусый йортта.
Татарстан Республикасы территориясенең калган өлеше кош гриппы буенча имин санала, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.