Урта һөнәри белем учреждениеләрендә «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укучыларның һөнәри осталыгына республика олимпиадасы узды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

«Кукмара аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем учреждениесендә (ДАҺБУ) «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укучыларның һөнәри осталыгына республика олимпиадасы узды. Анда республиканың 15 мәгариф учреждениесеннән конкурсантлар катнашты.

Жюри составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Гүзәлия Галәүтдинова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин,КДАУның корпоратив-кластер белем бирү үзәге җитәкчесе Ленар Шаһивәлиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин бар иде.

Олимпиада ике этапта узды: теоретик һәм практик. Катнашучылар тестлар уздылар, технологик карта тутыру һәм сөрү агрегатын эшкә әзерләү буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынга «Апас аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем учреждениесе (ДАҺБУ) студенты Илмир Гыйльметдинов лаек булды. 2 нче урынны «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ студенты Раннур Сәмигуллин алды, 3 нче урынга «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем учреждениесеннән Нияз Батыргәрәев чыкты.

«Иң югары теоретик белемнәр» номинациясендә иң яхшылардан булып Фирдүс Насыйбуллин («Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ) танылды, «Иң югары һөнәри осталык» номинациясендә – Арслан Әхтәмов(«Актаныш технология техникумы» дәүләт аграр урта һөнәри белем учреждениесе), «Эшләр башкаруга иҗади караш» номинациясендә – Азат Сафин («Арча агросәнәгать һөнәри көллияте), «Югары хезмәткультурасы» номинациясендә иң яхшылардан булып Руслан Сабитов танылды («Аксубай универсальтехнологияләр техникумы» ДБҺБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International