Татарстан Республикасы Арча районының «Кырлай» АФ» ҖЧҖендә бәрәңге утыртуга керештеләр. Эш барышы белән район башлыгы Илшат Нуриев танышты.
«Быел бәрәңге 1000 гектар мәйданда утыртылачак. Бүгенге көнгә 200 гектардан артык утыртылды. 5 агрегат эшли, эш тәүлек буена оештырылды», – дип сөйләде хуҗалыкның агрономы Алмаз Сабиров.
Моңа кадәр «Кырлай» АФ» ҖЧҖендә 70 гектар мәйданда – кишер һәм 70 гектар кызыл чөгендер чәчүне төгәлләделәр.
Илшат Нуриев тырышып эшләүләре өчен механизаторларга рәхмәт белдерде һәм алга таба эшләрендә уңышлар теләде.