Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының кайбер хуҗалыклары терлекләрне җәйләүгә чыгардылар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының кайбер хуҗалыклары терлекләрне җәйләүгә чыгардылар. “Ык”, “Уңыш” (“Урожай”) агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары яшьтерлекләрне һәм савым сыерларын җәйләүгә чыгардылар, ә “Родные края – Туган Як” агрофирмасы әлегә яшь терлекләрне генә чыгарды, – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илгиз Бәширов. – Үлән бик яхшы, аның яшел, сусыл булуы терлекләргә уңай тәэсир итә».

Кама Тамагы муниципаль районында, киресенчә, җәйләүдә азык җитәрлек түгел әле. «Хуҗалыкларда терлекләрне кышкы рацион нигезендә ашаталар. Мәсәлән,“Идел” ҖЧҖендә өстәмә рәвештә сенаж, силос, фураж бирелә, ә “Олы Кариле” ҖЧҖендә – сенаж, силос, яссылатылган кукуруз бөртеге бирәләр», – диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Госман Камалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International