Министрлыкта кош гриппын профилактикалау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кош гриппын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, республиканың кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖендә кош гриппы барлыгы ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының аерым территорияләрендә 2017 елның 10 маеннан карантин билгеләнде. Бүгенге көндә инфекцияне бетерү буенча комплекслы чаралар күрелә: йогышланган кош-кортны яндыру, сәүдә челтәрләренә чыгарылган продукцияне кире алу буенча эшләр башкарыла, контроль-үткәрү постларында тәүлекләп эшләү оештырылган һ.б.лар.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде. «Грипп вирусы таралуга юл куелмады. Шулай да, кош-кортлар тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә аңлату эшләре алып барырга һәм алга таба эшләү планын төзергә кирәк», – диде министр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин киңәшмәдә катнашучыларга ябык типтагы кошчылык предприятиеләрендә (кошчылык фабрикаларында) кошлар тоту буенча ветеринария кагыйдәләреннән еш бозыла торганнары турында сөйләде. Шулар арасында – территорияләрнең төзек булмавы, агып чыгучы сыгынтыларны утильләштерүнең дөрес оештырылмавы, дезинфекцияләү киртәсебулмау, дезинфекцияләү эремәсен җылытуны тәэмин итмәү һ.б.лар.

Аннары республика территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү турында сөйләшү һәм фикерләр белән алмашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International