15 майга Татарстанда сабан культуралары 1267,8 мең гамәйданда чәчелде, бу планлаштырылган мәйданның 70 %ын тәшкил итә.
Бөртекле сабан культуралары 812,9 мең га чәчелде, ягъни планнан 79%. Шул исәптән язгы бодай – 284,3 мең га (72%), арпа – 358,4 мең га (96%), солы – 59,4 мең га (96%), борчак – 59,7 мең га (89%), ашлык кукурузы – 41 мең га (46%).
Шикәр чөгендере 68,2 мең га чәчелде, ягъни планнан 94%, рапс – 18,9 мең га (19%),май орлыгы өчен көнбагыш – 95,4 мең га (66%).
Республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләрен Зәй районы игенчеләре төгәлләде. Нурлат, Сарман, Апас, Яңа Чишмә, Лениногорск һәм Баулы муниципаль районнарында барлык мәйданның 75%тан артыгы төгәлләнгән.