13 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Буа муниципаль районнарында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышты.
Кайбыч районында кыр өсләреннән очып узганнан соң, министр район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Альберт Рәхмәтуллин кыр эшләренең барышы турында сөйләде. 13 майга чәчү 14,8 мең га (51%) мәйданда чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары – 10,7 мең га,шикәр чөгендере 2 мең га чәчелгән. «Берьеллык үләннәр өчен җирләрне арттырырга уйлыйбыз, чөнки терлек азыгы җитәрлек итеп әзерләнергә тиеш», –диде ул.
Марат Әхмәтов механизаторларның эш шартлары һәм хезмәт хаклары белән кызыксынды. Ул кырлардагы эшнең оештырылуын югары бәяләде һәм игенчеләргә алга таба уңышлар теләде.
Буа районына килгәч, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук кырлар өстеннән очып узды. Аның белән бергәрайон башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев һәм башкарма комитет җитәкчесе Сәлим Даутов йөрделәр.
Авыл хуҗалыгы җирлекләре башлыклары һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда министрга чәчүнең барышы турында сөйләделәр. 13 майга районда мәйданның 64%ы (38,4 мең га) чәчелгән. Шул исәптән бөртеклеләр – 26,4 мең га, шикәр чөгендере 6,8 мең га чәчелгән.
«Эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, – дип бәяләде язгы кыр эшләрен Марат Әхмәтов. – Эш өчен барлык шартлар тудырылган».
Очрашу азагында министр игенчеләрне чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска срокларда бетерергә өндәде.