“Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына җиде төбәк журналистларыннан 40тан артык гариза керде

2017 елның 12 мае, җомга

“Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашу өчен беренче эшләр керә башлады. Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты тарафыннан “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ белән берлектә уздырыла.

2017 елның 11 маена җиде төбәкнең аграр журналистларыннан 40тан артык гариза керде. Эшләррне беренчеләрдән булып Тула, Төмән, Иркутск, Ростов өлкәләре, Башкортостан, Мордовия һәм Кабарда-Балкар республикалары вәкилләре җибәрде.

Конкурсның төп бурычларыннан берсе – массакүләм мәгълүмат чараларында Россия авылларын уңай тасвирлауны булдыруга һәм арттыруга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга һәм халык традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән иң яхшы мәгълүмати-агарту проектларны ачыклау һәм бүләкләү.

Быел бүләкләр шәхси авторлар һәм авторлар төркемнәре арасында тугызноминация буенча бүленәчәк. Редакцияләр өчен (басма, теле-, радио- яисәинтернет-басмалар) беренче мәртәбә номинация билгеләнде. Моннан тыш, быел иң яхшы мәгълүмати проектлар өчен Гран-при тапшырылачак.

Гаризалар 2017 елның 31 августына кадәр agrosmi2017@yandex.ru электронпочтасы аша кабул ителә.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында - http://konkurs.agromedia.ru - алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International