Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны арасында хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар

2017 елның 12 мае, җомга

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов KHALIFA ABDULLAH SULAIMAN ALHIBS TRADING EST (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Бу компания милкендә мәрмәр җитештерү заводы, сәүдә йорты, киемнәр бар, компания тагын азык-төлек продукциясе җитештерә. Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә кошчылык, сарык үрчетү хуҗалыгын яисә теплицакомплексын оештыру мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.

Сәфәр кысаларында компания вәкилләре Мамадыш, Зеленодольск, Питрәч, Теләче, Кукмара, Минзәлә, Актаныш һәм Баулы районнарына баруны планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International