Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында чәчү эшләренең барышына югары бәя бирде

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 майда Кукмара муниципаль районында булды.

Эш сәфәрендә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев йөрделәр.

Авыл хуҗалыгы җирләре өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Умартачы авылындагы металл сэндвич-панельләр җитештерүче "Стройком" предприятиесенә килде, анда җитештерү компаниясенең нәтиҗәләре белән танышты.

Авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Район башлыгы, быел 47,6 мең гектарда чәчү планлаштырыла, шул исәптән 24,9 мең гектар – сабан культуралары, диде. Бүгенге көнгә чәчү эшләренең яртысы башкарылган.

Сергей Димитриев сүзләренә караганда, барлык хуҗалыклар да кирәк кадәр ягулык белән тәэмин ителгән.Кырларда һәркөнне 500 берәмлек техника эшли. Чәчү эшләрен 20 майга тәмамларга җыеналар.

Район башлыгы шулай ук терлекчелек тармагындагы эшләр турында да кыскача сөйләп узды. Барлык категроия хуҗалыкларда 30 мең башка якын эре мөгезле терлек исәпләнә. Көнлек тулаем сөт савымы 222 тонна тәшкил итә. Планда - җәйге чорда савымны тәүлегенә 250 тоннага җиткерү.

Авыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре барышын югары бәяләде, Кукмара районы һәрвакыттагыча республикада авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгылар рәтендә, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International