Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг барышында журналистларга Лаеш муниципаль районының “Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖендә грипп инфекциясе барлыкка килү турында сөйләделәр. Бу вәзгыять хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мәгълүмат бирде. Хәзер инфекция чыганагын бетерүдә 150 ветеринария белгече эшли. 15 000 баш кош яндырылган. Беренче һәм икенче куркыныч янау зоналарында(5 һәм 10 км) контроль һәм хосусый секторда күзәтчелек итү көчәйтелгән.
«Лаеш районы ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы мәгълүматы буенча, агымдагы елның 3-8 май арасында 5 мең тавык үлүе билгеле була. Тикшеренүләрдән кош гриппын кузгатучы генның А тибында булуы ачыкланган (подтип Н5). Бүгенге көндә авыруның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, инфекция чыганагы билгеләнә. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты әзерләнгән, аның нигезендә карантин игълан ителәчәк.