Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына гаризалар алу дәвам итә

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Авыл тематикасы буенча “Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Конкурс «2014 – 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ белән берлектә уздырыла.

Конкурста катнашуга шәхси мөрәҗәгать итүчеләр, шул исәптән федераль, төбәк һәм шәһәр (район)журналлары, газеталары, интернет-басмалары, радио һәм телекомпанияләр журналистлары; авторлар төркемнәре; төбәк һәм шәһәр (район) журналлары, газеталары, интернет-басмалары, радио һәмтелекомпанияләр редакцияләре кертелә.

Документлар 2017 елның 31 августына кадәр agrosmi2017@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында -http://konkurs.agromedia.ru - алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International