Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында язгы чәчүдә эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Гамәлдәге бүләкләү системасы нигезендә эшкә йомгаклар һәр 5 көн саен ясала. Шушы көннәрдә беренче җиңүчеләрнең исемнәре мәгълүм булды.
Алдынгыларга бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов тапшырдылар.
Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасыннан 1 нче урынны “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Зөфәр Гимадиев алды. Ул «ХТТ-215» тракторында 633 гамәйдан җир чәчте. 2 нче урында – «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Айдар Маликов, 3 нче урында – «Нуркәй» агрофирмасы” ҖЧҖеннән Нәркиз Хәйдәров.
«МТЗ» тракторларында эшләүче механизаторлар арасыннан 1 нче урынны«Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Мәҗит Мәрдәншин алды, ул 1440 га җир чәчте.«Мәҗит – тәҗрибәле, намуслы һәм җаваплы механизатор. Ул бар көчен туплап, эшне җиренә җиткереп эшли», – ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Диккать Хөснетдинов.
2 нче урынны “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Мизхәт Габидуллин алды, 3 нче урынга «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Ленар Газизов чыкты.