2017 елга эрозиягә каршы һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен утырту буенча чаралар планы расланды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елга эрозиягә каршы һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен утырту буенча чаралар планы расланды. Бу эшләр су эрозиясе процессларын булдырмау һәм чокырлар очларын ныгыту максатларында, ә республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында коры җилләр үтеп керүен тоткарлау өчен башкарыла. Шулай итеп, урман яклау полосалары туфракның уңдырышлылыгын саклап кала һәм чәчүлек җирләренең продуктивлыгын арттыра.

Быел 1671 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылачак, шуннан 493 гектары – террасалар корып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International