Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Казаклар авылыннан КФХ башлыгы Гөлсинә Габдрахимова кошчылык белән шөгыльләнә. Ул казлар, бытбылдыклар һәм ау фазаннары үстерә.
«Безнең ферма – киң профильле, монда төрле төрдәге кошлар тоту өчен шартлар тудырылган, – дип сөйли КФХ башлыгы. – Бүгенге көндә холмогор токымлы казлар үрчетергә уйлыйбыз. 1500 данәләп йомыркага заказ бирдек, аларны май башында китерәләр».
Монда шулай ук «Кучинский» нәселле кошчылык заводыннан бытбылдык йомыркалары китерергә тиешләр, алар 3 мең данәгә якын. Хуҗалыкта әлегә 160 баш ау фазаны бар.
Гөлсинә Габдрахимова сүзләренә караганда, кошчылык – табышлы бизнес. Кош итенә һәм яшь чебешләргә Татарстанда да, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә кулланучылар ихтыяҗы зур.