Авыл яшьләре халыкара форумында «Агрокласс» һөнәри юнәлеш проекты тәкъдим ителәчәк

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2017 елның 11 маеннан 14 маена кадәр Казанда «Яшьләр. Авыл. АПК» авыл яшьләре халыкара форумы узачак. Чараны Россия авыл яшьләре берлеге һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыралар.

Форум кысаларында «Агрокласс» һөнәри юнәлеш проекты тәкъдим ителәчәк, ул балалар һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Әлеге проект «Ростов-2016» Көньяк федераль округының «Яшь аграрчылар» Бөтенроссия сменасы кысаларында уздырылган «Идеялар конвейеры» конкурсы йомгаклары буенча грант отты. Шуны да әйтергә кирәк, бу проект 2016 елда Идел буе агросәнәгать форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да югары бәяләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International