Бу атнада Татарстанда 2016-2017 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлекләрне ничек уңышлы көтүлекләргә чыгару кагыйдәләре, сыйфатлы, туклыклы азык әзерләү технологиясе, эре мөгезле терлекләрне дөрес карау һәм терлекләр үрчетүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында мәгълүмат алдылар. Теләче районында бу чараның ничек узуы турында «Авыл офыклары» программасының чираттагы чыгарылышын карап белергә була. Бу чыгарылышта шулай ук Буа районында гаилә фермаларының артуы һәм кыр эшләренең барышы турында да сөйлиячәкләр.
«Авыл офыклары» программасының чираттагы чыгарылышы 2017 елның 29апрелендә «Россия 1» телеканалында 08.20 сәгатьтә һәм «Россия 24» каналында 18.15 сәгатьтә булачак.