2017 елда Татарстанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган учреждениеләрнең биналарын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 50 млн. сум финанс чаралары бүлеп бирелде.
Республика районнарында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы учреждениеләренең 14 бинасына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсенә караган 26 бинагакапиталь ремонт ясалачак.