28 апрельдә «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары сезоны ачыла

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 елның 28 апрелендә «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары сезоны ачыла. Барысы 12 старткөтелә, шул исәптән 4 – чистаканлы җайдаклы атлар өчен һәм 2 старт гарәб токымыннан булган атлар өчен булачак.

«Весенний», «Казанский Дебют», «Открытия скакового сезона», «Майский»призлары һәм башка төр призлар өчен Татарстаннан, Мәскәүдән, Марий Элдан, Башкортостаннан, Самарадан, Оренбург һәм Пенза өлкәләреннән атлар бәйгедә катнашачак. Гомуми приз фонды 500 мең сумнан артык тәшкил итә.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International