Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану практикасына 1 квартал нәтиҗәләре хакында ачык фикер алышу булды.
Чарада Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, республика ведомстволары вәкилләре катнашты.
Учреждение эше йомгаклары турындагы нотыклар белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Ленар Фәттерахманов һәм Евгений Иванов чыгышлар ясадылар.
Ленар Фәттерахманов 1 кварталда үсемлекләрдә карантин өлкәсендә уздырылганконтроль-күзәтчелек чаралары турында сөйләде, андый чаралар 144 булган. 92холкук бозу очрагы теркәлгән, 59 беркетмә төзелгән.
Хокук бозулар очраклары арасында иң күп очраганы – фитосанитар зоналардан кайтарыла торган карантиндагы продукциягә сертификатлар булмау, карантиндагы продукциянең билгеләнгән урынга кайтарып җиткерелүе турында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә хәбәр итмәү,
Ашлык һәм аның эшләнмәләренең сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итү өлкәсендә109 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, җиргә күзәтчелек өлкәсендә – 48 тикшерү. «700 га мәйданда җир законнарын бозу ачыкланды, 1270 мең сум штраф салынды», – дип хәбәр итте Ленар Фәттерахманов.
Евгений Иванов катнашучыларга республикада эпизоотик һәм ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге турында сөйләде.
Бу юнәлештә 494 контрольно-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, 101 хокук бозу очрагы теркәлгән. «Республика территориясенә африка дуңгызлар чумасын кертүне булдырмауга зур игътибар бирелде, – дип ассызыклады нотыкчы. – Моның өчен дуңгызчылык хуҗалыкларына даими рәвештә тикшерү уздырылды, ЮХИДИ постларында автотранспорт чаралары тикшереп торылды».
Камияр Байтемиров үз чыгышында кайбер тәкъдимнәр әйтте. «Кыргыз кабан дуңгызлары мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу хайваннар аша АЧС вирусы таралу куркынычы белән бергә, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар мөлкәтенә зыян килү куркынычы да бар», – диде Татарстанның Фермерлар һәмкрестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе.
Аннары Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре хакында фикер алышу башланды. Учреждение белгечләре чарада катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының бюеренче урынбасары Николай Титов мондый очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. «Мондый мәйданчык фикер алышуга һәм алга таба үсеш планнарын билгеләргә ярдәм итә», – диде Николай Титов.
Министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү эшен көчәйтергә һәм ветеринария законнарын бозучыларга карата катырак чаралар күрергә кушты.
«Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алдына зур бурычлар куелды. Аларны гамәлгә ашыруда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе мөһим роль уйный», – дип, нәтиҗә ясады Николай Титов.