Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлегенең конференциясе үтте

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлегенең конференциясе үтте, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислек итте.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарның, башкарма комитетларның вәкилләре катнашты.

Конференцияне Николай Титов ачты. «Мондый очрашулар гадәтигә әйләнеп бара, – диде ул, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Монда без бакчачылыкның торышы һәм аны үстерү турында сөйләшәбез. Бүгенге көндә Татарстан игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр, шулай ук бакча сезоны да ачылды».

Николай Титов әйтүенчә, бүген республикада 376,2 мең бакчачылык кишәрлекләре исәпләнә, коммерциягә карамаган 950 бакчачылык ширкәте теркәлгән. Дачалар Казан һәм Чаллы тирәсендә күбрәк.

«Бакчачыларны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Бакчачылык ширкәтләренең эчке һәм тышкы юллары, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә игътибар таләп итә», – дип ассызыклады Николай Титов.

2017 елда бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын төзекләндерүгә республика бюджетында 550 млн. сум акча каралган. Керү юлларын ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә - 300 млн.сум, электр челтәрләрен төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга – 100 млн. сум, су белән тәэмин итүгә – 100 млн. сум, каты коммуналь калдыкларны чыгаруны оештыруга 50 млн. сум каралган.

Аннары Владимир Дейнекин чыгыш ясады, ул Татарстан бакчачылары берлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Бакчачылык ширкәтләре рәисләрен программаны гамәлгә ашыруда актив катнашырга өндәде.

«Бакчачылык берләшмәләре Бакчачылык берлегенә ярдәм итәргә, без бердәм булырга тиеш. Аеруча борчый торган мәсьәлә – электр энергиясе, – диде Владимир Дейнекин. – Бу объектларны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча алда шактый зур эшләр тора».

Аннары республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, бу конференция – тармак мәсьәләләре фикер алышу һәм карарлар кабул итү өчен уңай мәйданчык, дип билгеләп үтте.

«Без Россиянең күп төбәкләренәдә булдык, шул исәптән Краснодар краенда, Саратов өлкәсендә,Башкортостанда да, аларда бакчачылыкны оештыру тәҗрибәсен өйрәндек», – диде ул.

Таһир Һадиев Россия Дәүләт Думасы тарафыннан бакчачылыкка һәм яшелчәчелеккә ярдәм итү турында закон проекты эшләнүе турында хәбәр итте. Аерым алганда, документ бакчачылык ширкәтләренә инфраструктура булдыруга ташламалар алу мөмкинлеген бирәчәк, җирле үзидарәне үстерүгә һәм бакчачыларның мәнфәгатьләрен яклауга юл ачыла.

Чара азагында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең үзләрен уңай яктан күрсәткән рәисләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International