«Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларның зона этабы узды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

2017 елның мартында «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары башланды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

Уеннарның финал ярышлары Зәй шәһәрендә узачак. Программага 14 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: мас-рестлинг, көрәш, канат тартышу, гирь спорты,җиңел атлетика, волейбол, туристик күпькырлы көрәш, бил алыш көрәше, өстәлтеннисы, шашка, шахмат, бадминтон, сыер савучылар һәм механизаторлар ярышы.Финал уеннарында Татарстанның 43 районыннан 1,5 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

2017 елның 13 апреленнән 23 апреленә кадәр Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә Казан һәм Кама аръягы районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларның зона этабы узды. Ярышларда республиканың 23 районыннан 250дән артык кеше катнашты.

Зона этабы ярышлары йомгаклары буенча «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары финалына Мамадыш, Кукмара, Буа, Саба, Минзәлә, Әлмәт, Алексеевск, Сарман һәм Зәй районнары командалары кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International