Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Ак Барс”агрокомплексы» ҖЧҖ базасында терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча рамйон семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Ринат Фәйзрахманов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында районда “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖенең терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алдынгы хуҗалыкларның берсе булуын билгеләп үттеләр. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов катнашучыларны эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау буенча күрелә торган чаралар комплексы белән таныштырды, продукция җитештерү күрсәткечләрендәге үзгәрешләрне билгели торган факторлар турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелек тармагының бу елның 1 кварталындагы эшенә йомгаклар ясалды. Монда “Тукай” ҖЧҖ иң яхшы күрсәткечләргә ия дип билгеләнде. Хуҗалык җитәкчесе Рәфикъ Хөснетдиновка диплом һәм күчмә кубок тапшырылды.

Йомгаклау сүзе белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыРенат Гатиятов чыгыш ясады. «Барлык хуҗалыклар җитәкчеләре һәм җаваплы затлары игътибар итәргә тиешле проблемалар бар әле. Без, үзебезнең мөмкинлекләрдән файдаланып һәм тупланган тәҗрибәне кулланып, терлекчелек тармагын алга таба үстерергә тиеш», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International