Россельхозбанкның Татарстан филиалы сезонлы эшләрне кредитлауны арттырды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

2017 ел башыннан Россельхозбанкның Татарстан филиалы игенчеләргә сезонлы эшләр башкару өчен 3,7 млрд. сум акча бирде, бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 18%ка күбрәк. Шулардан 3,6 млрд. сумы ташламалы кредитлау механизмы кысаларында бирелде.

«Аграрийларны вакытында финанслау авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә чәчүгә үз вакытында әзерләнергә, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алырга һәм агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Россельхозбанк авыл хуҗалыгы тармагын кредитлауга аерым игътибар бирә һәм аграрчыларның заем ресурсларыннан файдалануын арттыру юнәлешендә системалы эш алып бара», – дип билгеләп үтте банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International