Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия кулланучылар җәмгыятьләренең 146 нчы гомуми җыелышы узды

2017 елның 22 апреле, шимбә

2017 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе кулланучылар җәмгыятьләренең 146 нчы гомуми җыелышы узды. Чараны Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов ачты һәм ул Берлекнең 2016 елдагы эшчәлегенә йомгаклар белән таныштырды.

«Кулланучылар кооперациясе оешмаларының берлеге пайчыларга эшләү өчен шартлар тудырырга һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Узган ел без үзебезгә бурычлар куйган идек. Шуларның берсе - оешманың мөһимлеген ил җитәкчелегенә һәм министрлыклар җитәкчеләренә җиткерү иде. Икенчесе – законнарга үзгәрешләр кертү. Беш моны эшли алдык –Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко безнең тәкъдимне хуплады, кулланучылар кооперациясен үстерү өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эшче төркем төзелде».

Дмитрий Зубов кооператив милекне саклап калу механизмнарын табарга кирәклеге турында билгеләп үтте. «Монда, мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, бергәләп эшләргә кирәк», – диде ул.

Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия төбәкләре җитәкчеләре белән уртак эшчәнлек алып бару турында 30лап шартнамә төзелде, диде. «Без мондый шартнамәләрне барлык субъектлар белән төзергә тырышачакбыз», –дип ассызыклады Дмитрий Зубов.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Сәнәгатьһәм сәүдә министрлыгы белән уртак проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде, Х5 Retail Group компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Дмитрий Зубов чыгышында кулланучылар кооперациясенә яшь кадрларны җәлеп итүгә аерым басым ясалды. «Кооперация системасында 120 меңләп студентисәпләнә, әмма эшкә дигәндә, 5% чамасы килә, – диде ул. – Бу мәсьәләне хәл итү өчен студентларның хезмәт отрядлары оештрылды һәм инициативаның нәтиҗәсе күренә».

Аннары Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлегенең Ревизиякомиссисяе рәисе Василий Кожемяко чыгыш ясады, ул кулланучылар кооперацияләре оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләде. Шуннан соң Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе урынбасары Юрий Рязанов утырышта катнашучыларга төбәкләрдә уздырылган пайчыларны кабат теркәү нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

Юрия Рязанов сүзләренә караганда, бу процедура 21 төбәк төбәк берлегендә тәмамланган. «Иркутск өлкәсендә пайчыларның саны кимү борчу тудырды», – диде ул.

Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисенең бернче урынбасары Сергей Грицай пайчыларның электрон реестрын булдыру кирәклеге турында сөйләде. «Бу кулланучылар кооперациясе оешмалары турындагы мәгълүматны системалаштырырга һәм эре предприятиеләр белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәк», – диде ул.

Сергей Грицай шулай Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлегенең бүләкләү системасын үзгәртү зарурлыгына басым ясады.

Утырыш Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча фикер алышулар һәм йомгаклар ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International