Марат Әхмәтов: 2017 елның 1 нче кварталында барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме 40,6 млрд. сумлык булды

2017 елның 22 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр 215 мең га мәйданда, ягъни планнан 20%ы ашламаланды. Бу көннәрдәге һава торышы кырда эшне җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирми әле. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, карлы кыш һәм апрельдәге уртача температура туфракта эрегән суны тупларга ярдәм иткән. Хәзер төп бурыч – дымны мөмкин кадәр күбрәк саклап кал һәм аны уңыш алуга юнәлдерү.

«Быелгы яз аеруча үзенчәлекле. Узган еллардан аермалы буларак, барлык 3,2 миллион гектар чәчүлек җире инде бүген үк кыр эшләренә әзер, – диде министр. – Шуңа күрә без төп чәчү эшен – 10 майга, ә соңрак чәчелә торган культураларны 15 майга тәмамларга дигән бурыч куябыз».

Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны 2017 елның 1 нче квартал йомгаклары буенча икътисадый күрсәкчләр беләне таныштырды. Барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме 40,6 млрд. сумлык булган, чагыштырма үсеш - 1,6%. Авыл хуҗалыгы оешмалары 3,5%ка арткан. Шул ук вакытита шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кимүе күзәтелә. «Әлеге бу кимүне киметә алмыйбыз», – диде министр.

Ул, Актаныш, Әтнә, Зәй, Кукмара, Зеленодольск, Нурлат һәм Мамадыш муниципаль районнарында терлекчелек продукциясен җитештерү 8%тан 17%ка артты, дип билгеләп үтте. 2017 елның 1 нче кварталында барысы 17 районда терлекчелек үсеше 5 % тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының 2017 елның 1 нче кварталында акчалата кереме 19,9 млрд. сум тәшкил ите, үсеш - 10%,шул исәптән терлекчелектә – 16,4 млрд. сум, бу барлык керемнең 82%ын тәшкил итә.

«Сөт буенча кереме - 7 млрд. сум, үсеш - 30%, терлек ите һәм кош ите буенча – 8,3 млрд. сум, артым - 3%, – диде Марат Әхмәтов. – Соңгы елларда беренче мәртәбә эре мөгезле терлек итен сатудан акчалата керем (2 млрд. счум) дуңгыз итенә караганда артыграк булды».

Яшелчәләр буенча да үсеш яхшы – бу елның беренче кварталында 1,5 млрд.сумлык яшелчә сатылган, үсеш - 15%.

«Яхшы хезмәт хакы түләгәндә генә хезмәтне нәтиҗәле итеп була, беренче квартал йомгаклары буенча ул 18,6 мең сум, республикадагы уртача икътисад буенча күпмегә калышканы шунда күренә инде», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Ул аерым районнар буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе турында белешмәләр китерде.

«Мөслим һәм Мамадыш районнарында җитештерүчәнлек 1,6-1,7 мәртәбә арткан, хезмәт хакы узган елгы дәрәҗәдә, беренчесендә – 13,5 мең сум һәм икенчесендә - 17,9 мең сум. Кайбыч районында җитештерүчәнлек 26%ка арткан, ә хезмәт хакы үзгәрешсез, – диде министр. – Энтузиазм белән генә ерак китеп булмый, хезмәткәрнең эшләргә кызыгы калмый. Эшне тиешенчә оештырмый торып һәм 10-12 мең сум гына хезмәт хакы түләп, хуҗалыклар нәтиҗәле хезмәт җитештерүчәнлегенә өмет итә алмыйлар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International