Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең күргәзмә-ярминкәсендә булды

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге үзәге форумы кысаларында оештырылган Россия кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең күргәзмә-ярминкәсендә булды. Күргәзмә экспозициясе Игенчеләр сара мәйданчыгында оештырылган иде.

Күргәзмәдә шулай ук Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясеберлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар булды.

Күргәзмә үзенең күләмле һәм уникаль булуы белән килүчеләрне шаккатырды. Өлкә кулланучылар берлекләре бай товар ассортиментын күрсәттеләр – монда башкорт балын да, әстерхан балыгын һәм удмурт мех әйберләрен дә, оренбурмамык шәлләрен-яулыкларын, шулай ук төрледән-төрле кондитер, ит һәм сөт продукциясен дә күрергә мөмкин иде.

«Без монда килүебезгә бик шатбыз. Татарстан – кунакчыл республика. Үзебез нәрсәгә бай булсак, шуны монда күрсәтергә алып килдек, болар җитен әйберләре.Монда җитен эскәтерләр, кул тастымаллары, кием-салым, хәтта сувенир продукциясе дә килде», – дип сөйләде Вологодск өлкәсе кулланучылар кооперациясе вәкиле Михаил Стрелков.

Күргәзмә-ярминкәгә килүчеләр өчен концерт номерлары, ретро-автомобильләрпрезентациясе, төрле конкурслар – капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу кебек уеннар оештырылган иде.

Моннан тыш, кунакларга дрифт-шоу, рус рәссамы Василий Перовның – «Охотники на привале» «җанлы картинасы» күрсәтелде.

Белешмә өчен. Россия Федерациясенең Кулланучылар кооперациясе үзәге берлеге форумы Казанда 2017 елның 20 - 22 апрелендә уза, аның эшендә илнең 70тән артык төбәгеннән вәккилләр катнаша. Форумның эш программасында шактый күп эшлекле чаралар сериясен үткәрү күздә тотыла, алар кысаларында кулланучылар кооперациясенең проблемалары һәм аны үстерү перспективалары хакында фикер алышулар планлаштырыла. Болар  «Кооперация һәм тотрыклы үсеш икътисадыКарашлар һәм карарлар» темасына конференцияКооператив милекчелекнең сакланышы һәм пайчылар белән эшләү комиссиясе утырышы, Идел буе федераль округының кулланучылар берлекләре җитәкчеләре киңәшмәсе, Россия Үзәк берлеге советы утырышы һәм Россия Федерациясе кулланучыларҗәмгыятьләре вәкилләренең 146 нчы гомуми җыелышы. Форумда катнашучылар кулланучылар кооперациясенең торышы, аның социаль миссиясе һәм ил икътисадын формалаштырудагы роле, төбәкләрдә кулланучылар кооперациясенүстерү программаларын кабул итү, сәүдә челтәрен үстерү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International