«Туган җир» программасында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы игенчеләренең язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сөйлиячәкләр

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Республика районнарында көзге культураларны һәм күпьеллыкүләннәрне ашламалауга керештеләр. Яукын араларда чәчү эшләре дә башланачак. Тәтеш районы игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге турында телевизор караучылар «Туган җир» программасы чыгарылышын карап белә алалар. Тапшыруда шулай ук Татарстанда бакчачылыкны үстерү перспективалары турында да сөйлиячәкләр.

«Туган җир» программасының чираттагы чыгарылышы 21 апрельдә 18.00 сәгатьтә«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы эфирында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International