20 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның яшелчә кластерын үстерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, "Татмелиорация" ТК» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, "Татмелиоводхоз"идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, шулай ук муниципаль районнар башлыклары катнашты.
«Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала, – диде,очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Республикада бу юнәлештә эшләү өчен зур чәчүлек мәйданнары бар, димәк, мөмкинлекләр күп, эшләргә генә кирәк».
Аннары министр урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады, ул катнашучыларга Әлмәт муниципаль районында “Яшелчә аланы” («Овощная долина») проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «400 га территориядә мәйданнарны заманча сугару технологияләре белән җиһазлау һәм яшелчә культуралары үстерү буенча зур эш башкару планлаштырыла», – дип сөйләде министр урынбасары.
Проект гамәлгә ашырылганда, шул тирәдәге районнар халкының яшелчәгә ихтыяҗы тәэмин ителәчәк, 500дән артык эш урыны булдырылачак.
Очрашуда катнашучылар Чүпрәле, Чирмешән, Теләче һәм Кукмара районнарында яшелчә культураларын шулай җитештерүне оештыру мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар. Сөйләшү барышында финанс чараларын табу, сугару системалары һәм корылмалары урнаштыру, кирәкле техника сатып алу, яшелчәсаклагычлар төзү мәсьәләләре дә каралды.