Район комиссиясе Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында сиптергечләрнең һәм башка техниканың әзерлеген тикшерде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, агрегатлар эшкә әзер. Авыл хуҗалыгы оешмалары механизаторлары медицина тикшерүен, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча инструктаж узганнар.Хезмәткәрләр шулай ук махсус кием һәм индивидуаль яклану чаралары белән дә тәэмин ителгән.