Бүген Игенчеләр саренда республика авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен терлек азыгы әзерләү һәм аның сыйфаты турындагы мәсьәләләр буенча уку семинары уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландия-Россия терлекчек фонды оештырды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Ул семинарның терлек азыгы сыйфатын яхшыртуга һәм савым сыерларының продуктивлыгын арттыруга юнәлдерелгән булуы турында әйтеп узды. Терлек азыгын әзерләүне – азык культуралары чәчүдән башлап аларны әзерләү һәм саклауга кадәр – нәтиҗәлерәк итәргә кирәк, дип ассызыклады Николай Титов
Укуда катнашучылар болын һәм азык культураларының төрлелеге, азыкны дөрес җыю һәм саклау, азык сыйфатын бәяләү ысуллары, эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау, сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру факторлары турында белделәр.
Мисал өчен, Barenbrug компаниясе вәкиле Сергей Панчук күпьеллык үләннәрне үстерү мәсьәләләренә тукталды. Ул болын райграсы, камышлы үләннәр, болын тимофеевкасы, клевер, люцерна һәм башка төр үсемлекләр турында сөйләде. Катнаш азык әзерләү принципларыннан Сергей Панчук компонентларның һәм сортларның туры килүен, туклыклылык һәм эшкәртелү дәрәҗәсен, үсемлекләрнең үрчүчәнлеген һәм кышка чыдамлылыгын атап узды. «Эшкәртелү дәрәҗәсе 76-82% булырга тиеш – бу бик мөһим», – диде нотыкчы.
Семинарга килүчеләр адында шулай ук Lely Rus, Eurofins Agro һәм Cow House компанияләре экспертлары чыгыш ясадылар.