Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика нәсел хуҗалыкларының 2017 елның 1 кварталындагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.
Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Назип Хазипов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, нәсел заводлары һәм репродукторлары җитәкчеләре катнашты.
«Татарстанның терлекчелек тармагында селекция-нәсел эше яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш, – дип ассызыклады Николай Титов. – Республика нәсел хуҗалыкларының үсеш мөмкинлекләре җитәрлек, үз карашларын һәм эшләү ысулларын гына яңадан карарга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык көчне куярга кирәк».
Министрның беренче урынбасары, нәсел хуҗалыкларының төп бурычы Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларын сыйфатлы нәсел продукциясе белән тәмин итү булырга тиеш, диде.
Аннары «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы республикада нәсел эше йомгаклары белән ианыштырды. «Безнең алда республикада нәселле терлекләр өлешен арттыру бурычы тора. Әмма бу сыйфат бәрабәренә булырга тиеш түгел», – диде Ришат Зарипов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 66 нәсел хуҗалыгы эшли һәм 18 – башка юнәлешләр буенча (дуңгыз, сарык, ат үрчетү һәм башкалар).
Нәселле гомуми терлекләр саны 287,3 мең баш, шул исәптән сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр – 174,5 мең баш (сыерлар – 57,3 мең баш), ит юнәлешендә – 2,4 мең баш сыерлар – 1,1 мең баш), дуңгызлар – 52,9 мең баш,сарыклар – 3,9 мең баш, атлар – 515 баш, бияләр – 232 баш.
Ришат Зарипов мәгълүматыннан күренгәнчә, нәсел хуҗалыклары, башлыча,республиканың төньяк районнарында урнашкан, болар – Балтач, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара һәм башка районнар. 2017 елның 1 кварталында Кукмара районының “Восток” АХҖК, “Урал” АХҖК һәм Арча районының “Тукай” ҖЧҖ сөтчелек юнәлешендәге нәселле сыерлар санын арттыруга ирештеләр.
Ришат Зарипов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 16 апрелендәге «Нәселле терлекчелек өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның төрләре” дигән Нәселле терлекчелек өлкәсендәге кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы белән билгеләнгән нәсел хуҗалыкларына таләпләр турында искә төшерде. Алар арасында – 100 сыердан кимендә 80 баш бозау алу, 100 сыердан 10 баш исәбеннән чыгып, нәселле яшь терлек сату, терлекләрнең уртача продуктивлыгы – кимендә 5000 кг, сөтчелек юнәлешендәге терлекләрнең сакланышын тәэмин итү һәм башкалар.
«Терлекләрне карау һәм тукландыру нормаларын үтәү, нәсел исәбен төгәл алып бару һәм селекция планы буенча эшләү терлекләрнең продуктивлыгын арттыруга китерә», – диде нотыкчы.
Аннары «Элита» баш нәсел предприятиесе» ААҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, «Роста» ҖЧҖ директоры Феликс Әүхәдиев һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясадылар.
Киңәшмә азагында Николай Титов нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре алдына: нәселле яшь терлекләр сату, нәселле терлекләр санын һәм сыерларның продуктивлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру эшен көчәйтү бурычын куйды.