Бүген АПК предприятиеләрен һәм оешмаларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча Россия субъектлары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов һәм Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәмкрестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, банклар вәкилләре катнашты.
«Кече хуҗалыкларны ташламалы кредитлауга бәйле вәзгыятьне контрольдә тотуыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Джамбулат Хатуов төбәк АПК идарә органнары җитәкчеләренә һәм вәкилләренә. – Гаризаларны карау срокларын сузмаска кирәк».
Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан регламент кабул ителүе хакында сөйләде, аның нигезендә федераль министрлыкка килештерүгә кергән заемщиклар реестрлары буенча карар 9 көн эчендә кабул ителергә тиеш. Бу заемщиклар белән эшләүне тизләтәчәк, дип ассзыклады Джамбулат Хатуов.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары аграрчыларны ташламалы кредитлау механизмын оештыру буенча кайбер төбәкләрне тәнкыйтьләп алды. Аерым алганда, Чувашия Республикасын, Пенза, Чиләбе, Омск өлкәләрен әйтеп узды.
Киңәшмәдән соң бу мәсьәлә буенча Игенчеләр сараенда фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлык белгечләренә һәм аккредитацияләнгән банкларга кече хуҗалыкларны кредитлау буенча эшне көчәйтергә кушты. «Кредитлар алырга теләүче затларга документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә кирәк. Ташламалы кредитлау механизмы яңа, шуңа күрә сораулар да күп», – дип ассызыклады ул.