«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре һава шартларының язгы һәм көзге культуралар уңышына тәэсире турында

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

“Татарстан Республикасының гидрометеорология станциясе идарәсе” ФДБУ белгечләре 2017 елның 19-21 апрелендә республика территориясендә һава шартларының начараеп китүе турында кисәтәләр. Кар, юеш кар һәм яңгыр кебек уртача һәм көчле явым-төшемнәр, урыны белән буран, бозлавык көтелә.

«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре, мондый һава шартлары 2017 ел уңышына уңай да, тискәре дә йогынты ясарга мөмкин, диләр. Бер яктан, чәчү эшләре кичегә, бу иртә өлгерә торган язгы бөртекле культураларның уңышын шактый киметергә мөмкин, чөнки үсемлекләрнең шытымы аннары кинәт кенә югары температура чорына, корткычлар һәм авырулар активлашкан вакытка туры киләчәк. Икенче яктан, туфрак кар һәм яңгыр аркасында өстәмә дым алачак һәм авыл хуҗалыгы культуралары вегетациянең бөтен чорына дым белән тәэмин ителәчәк.

Шул ук вакытта һава шартларының шулай үзгәрүе көзге культураларның торышына артык зыян китермәячәк. Көзге чәчүлекләрне зарарлау түбән температураның дәвамлылыгына һәм үсемлекләрнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Температура – 8°С һәм аннан түбәнрәк торганда көзге бодай вегетация стадиясендә булса (вегетация стадиясе дәвамлы рәвештә + 5 °С торганда башлана), аңа зыян килергә мөмкин, ә көзге арыш һәм тритикале, мәгълүм булганча, салкынга чыдам, димәк, аларга куркыныч янамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International