Казанда Яшь эшкуар (Яшь фермер) мәктәбе узды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

2017 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Яшь эшкуар (Яшь фермер) мәктәбе узды. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесын башларга теләге булган 50 кеше, шулай ук бер елдан кимрәк эшләгән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Чараны оештыручылар кызыклы һәм бик тыгыз программа әзерләгәннәр. Катнашучылар алдында беренче көнне республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре чыгыш ясадылар. Күнегүләр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында узды. Институт ректоры Николай Якушкин бүгенге аграр җитештерү һәм авылда эшкуарлыкны үстерү турында сөйләде, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәреп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде.

Икенче көнне Мәктәптә катнашучылар узган еллар программалары буенча грантлар алган һәм бүген уңышлы бизнес алып баручы фермер хуҗалыкларында булдылар. Катнашучылар «Лаеш Шампиньоны» ҖЧҖ, Кайбыч районыннан Дамир Байгильдин КФХ, Диана Трусенованың “Мин яратам” экофермасы һәм«Индюжина» агротехпаркы эше белән таныштылар.

Мәктәпнең соңгы көне авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләүгә багышланган иде. Казан ДАУ хезмәткәрләре үзебезнең машина төзелеше торышы һәм чит илләрдә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү турында мәгълүмат бирделәр.

Мәктәп кысаларында шулай ук төрле тренинглар, эшлекле уеннар һәм лекцияләр оештырылды. «Әгәр без узган ел авылда эшкуарлыкны үстерү нигезләре буенча үз белемнәребезне ныгыткан булсак, быел исә практик чаралар күбрәк булды. Без крестьян-фермер хуҗалыкларының эшләре белән танышу өчен районнарга бардык һәм төп өч юнәлеш буенча конкрет гыйльми мәгълүмат алдык, болар: терлекчелек, үсемлекчелек һәм механизация. Мин үзем аларны алга таба куллану һәм КФХ ачу өчен шактый кыйммәтле белешмәләр алдым», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Алабуга районыннан Мәктәптә катнашучы Николай Сорокин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International