«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программа кысаларында республикада 16,8 мең кв.м. торак төзеләчәк

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программа кысаларында 2017 елда авылны һәм авыл халкын социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Программага түбәндәге юнәлешләр кертелгән: авыл җирендә яшәүче гражданнарның, яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту, авыл җирендә җирле су торбалары челтәрен, газ бүлү челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, гомуми белем бирү оешмалары, спорт корылмалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, компактлы торак төзелешләре мәйданчыкларын комплекслы җиһазлау һәм гражданнарның җирле инициативаларына ярдәм итү өчен грантлар.

Югарыда күрсәтелгән чараларны финанслауга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән 406,8 млн.сумга килешү төзелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 282,1 млн. сум, республика бюджетыннан – 124,7мең сум.

Финанс чараларының төп өлеше – 223,2 млн. сумы – авылда торак төзүгә җибәреләчәк, бу 16,8 мең кв. метр торак төзергә һәм 278 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International