“Северный”» АХП» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеге тикшерелде

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Северный”» АХП» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклегенә дәүләт тикшерүе уздырылды.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Габделхак Касыймов, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев билгеләп үткәнчә, бу тикшерү тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының чәчү вакытында өзлексез эшләвен тәэмин итү максатында башкарыла. Комиссия сезонлы эшләр уздыруга тәкъдим ителгән техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Техник тикшерү тәмамлангач, чарада катнашучылар “Северный”» АХП» ҖЧҖенең ашлык тогында булдылар. Орлык материалы, авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары һәм авырулары турында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының Арча районы бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин сөйләде.

Чара азагында Ренат Гатиятов районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп уздырырга өндәде. «Булган барлык ресурслардан файдаланырга кирәк, –диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы. – Нәкъ менә хәзер булачак уңышка нигез салына. Бу чорда җибәрелгән хаталарны төзәтеп булмый диярлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International