Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыннан КФХ башлыгы быел савым сыерлары санын арттырырга уйлый

2017 елның 15 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Еникәй Чишмәсе авылыннан КФХ башлыгы Алмаз Шакирҗанов сөт һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермер хуҗалыгында 125 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 78баш савым сыеры. «Эшне дөрес оештырганда, сөт җитештерү табышлы тармак, –дип саный Алмаз Шакирҗанов. – Шуңа күрә быел савым сыерлары санын 100 башка җиткеререгә уйлыйм».

КФХ башлыгы язгы чәчүгә әзер. Аның чәчүлек мәйданы 380 гектар тәшкил итә. «Техника тулысы белән эшкә әзер, орлыклар, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, – дип сөйләде Алмаз Шакирҗанов. – Бодай, арпа, кукуруз һәм азык культуралары чәчәргә җыенабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International