Данил Һадиевның гаилә фермасы – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы хуҗалыклары арасында тотрыклы үсә торган хуҗалыкларның берсе. Эшкә намуслы һәм җаваплы мөнәсәбәт мисалын “Авыл офыклары” программасы чыгарылышында күрергә мөмкин булачак. Тапшыруда шулай ук Апас муниципаль районында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешү һәм «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖендә кошчылык продукциясен җитештерү турында сөйлиячәкләр.
«Авыл офыклары» программасының чираттагы чыгарылышы 2017 елның 15 апрелендә «Россия 1»телеканалында 08.20 сәгатьтә һәм «Россия 24» каналында 18.15 сәгатьтә булачак.