Узган атнада Татарстан районнарында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы ремонтлау һәм машина-трактор паркын язгы чәчүгә әзерләү югары дәрәҗәдә оештырылган һәм башкарылган. Мәсәлән, Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман һәм Чистай муниципаль районнары шундыйларга керә.
Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында: Азнакай районыннан “Азнакай” АФ” ҖЧҖ, “Таллы Бүләк” АХҖК, Актаныш районыннан “Әнәк” АФ” ҖЧҖ, “Башак” ҖЧҖ, Әтнә районыннан Ленин ис. нәсел заводы АХҖК, “Кушар” АХҖК, Балтач районыннан “Яңа тормыш” ҖЧҖ, “Труд” ҖЧҖ, Чүпрәле районыннан П.В. Дементьев ис. агрофирма” ҖЧҖ, “Чынлы” ҖЧҖ, Зәй районыннан “Зәй шикәре” АФ” ҖЧҖ, “Зәй” АФ” ҖЧҖ, “Восток” АФ” ҖЧҖ, Питрәч районыннан “Ак Барс-Питрәч” АФ” ҖЧҖ, РАЦИН Шәле” ҖЧҖ, Балык Бистәсе районыннан “Балык Бистәсе ҖК” ҖЧҖ, “Кулон Агро” ҖЧҖ, Сарман районыннан “Нөркәй” АФ” ҖЧҖ, “Сарман” АФ” ҖЧҖ, Чистай районыннан “Җәкетау” ҖЧҖ, “Котлы Бөкәш” ҖЧҖ тырыш һәм өлгер булулары белән аерылып торалар.
Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларда техниканың әзерлек сыйфаты начар булуы, агрегатларның дөрес урнаштырылмавы, техник тикшерү узудыру турында документларның һәм машина-трактор паркында тиешле тәртипнең булмавы ачыкланды. Мондый очраклар түбәндәгеләрдә күзәтелде: Алексеевск районының “Алексеевск” НПда, “Төньяк Алексеевск” ВЗП” АҖендә, “Көньяк Алексеевск” ЯАҖендә, Әлки районының “ Көнчыгыш Әлки” ВЗП” АҖендә, “Көньяк-көнчыгыш Әлки” ВЗП” АҖендә, Әлмәт районының “”Ярыш” ҖЧҖендә, “Слесарев” КФХында, Югары Ослан районының “ВЗП” АҖендә, “Идел аръягы АПК»ҖЧҖендә, Буа районының “Ак Барс Буа” ҖЧҖ 1,3 һәм 4 нче филиалларында, Биектау районының “Ватан” АХП” ҖЧҖендә, Алабуга районының “Бехтерево” ҖЧҖендә, “Сапфир” АХП” ҖЧҖендә, Зеленодольск районының “Дары природы” МУП, “Күги” АХҖКында, Кама Тамагы районының “Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖендә, “Олы Кенәр” ААҖендә, Лениногорск районының “Спартак” ҖЧҖендә, Менделеевск районының “Нигъмәтҗанов А.Н.” КФХында, “Кама” колхозы” ҖЧҖендә, Минзәлә районының “”Калинин” ҖЧҖендә, “Калморза” ҖЧҖендә, “Минзәлә” АФында, “Органик төркемнәр” ҖЧҖендә, Мөслим районының “Органик төркемнәр” ҖЧҖенең “Ык” АФында, Яңа Чишмә районының “Архангельский” КФХ» ҖЧҖендә, Спас районының «Авангард» АҖендә, ОАО «ВЗП Булгар» ААҖендә, «Габидуллин И.И.» КФХында, һәм Чирмешән районының «Чирмешән Агрохезмәтләр» ҖЧҖендә.
Авыл хуҗалыгы оешмаларын чәчүгә вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре ачыкланган кимчелекләрне бетерергә, ремонтлаучы звеноларга сыйфатлы ремонт ясау өчен инструментлар һәм җайланмалар бирергә, эш вакытын нәтиҗәле үткәрергә, чәчү комплексларына контроль системалары урнаштырырга, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәргә һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру чараларын эшләргә тәкъдим иттеләр.