Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районыннан шәхси эшкуар Рафаил Габдрахманов дуңгызчылык фермасында дуңгызлар санын 950 башка җиткерде. Тихоновка авыл җирлеге территориясендә урнашкан терлекчелек объекты узган ел ачылган иде.
Хуҗалык җитәкчесе сөйләвенчә, комплекс тулысынча бүгенге технологик таләпләргә һәм ветеринария стандартларына җавап бирә, монда терлекләрне тукландыру һәм карау өчен заманча технологияләр кулланыла. Эшне тиешле дәрәҗәдә алып баруда «Менделеевск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ белгечләре дә булыша.