Авыл хуҗалыгы техникасын сынау ассоциациясе (АИСТ) «Иң яхшы авыл хуҗалыгы машинасы” VII Бөтенроссия конкурсын-сораштыруын уздыра

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы машинасы” VII Бөтенроссия конкурсы-сораштыруы дәвам итә, Аны Авыл хуҗалыгы техникасын сынау ассоциациясе уздыра. Конкурста үсемлекчелек һәм азык җитештерү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы техникасы катнаша.

Үз фикереңне 2017 елның 1 сентябренә кадәр белдерергә мөмкин. Моның өчен povmis2003@mail.ru электрон адресына анкета тутырып җибәрергә кирәк яисә үз фикереңне АИСТ сайтында: www.aist-agro.ru интернет-тавыш бирү юлы белән белдерергә мөмкин.

Конкурста җиңүчеләр 4-7 октябрьдә Мәскәүдә узачак “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендәигълан ителәчәк.

Белешмә өчен. Әлеге конкурс ике елга бер мәртәбә уздырыла. 2015 елда “2015 елгы иң яхшы авыл хуҗалыгы машинасы” исемен алуга 1232 марка авыл хуҗалыгы техникасы дәгъва кылды, шул исәптән тракторлар – 157, туфрак эшкәртү машиналары – 214, чәчү машиналары – 203, үсемлекләргә ашламалар кертү һәм аларны карау өчен билгеләнгән машиналар – 166, ашлык җыю комбайннары – 126, азык әзерләү техникасы – 162, ашлык эшкәртү машиналары – 108, терлекчелек өчен машиналар һәм җайланмалар – 91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International