“Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы” ҖЧҖ мегафермасында һәркөнне 26 тоннага якын сөт савалар

2017 елның 14 апреле, җомга

“Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы” ҖЧҖенең Яңавыл мегафермасында һәркөнне 26 тоннага якын сөт савалар. Монда 3250 баш эре мөгезле терлек тоталар, шул исәптән 1600 баш савым сыеры.

«Бу әле чик түгел. Гыйнвардан мартка кадәр сыерлар бозаулады, тагын әле шактые бозаулыйсы бар. Шуңа күрә савым күләме тагын да артыр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде мегаферма мөдире Розалия Хуҗина.

Мегаферма составында өч сыер абзары, бозаулату корпусы, бозаулар тоту өчен өч бина бар. Терлекләрне 97 кеше ашата һәм карый. Хуҗалыкта күбесенчә Яңавыл, Кырынды, Кадрәк, Көчек, Татар Шаршадысы һәм Сәхра авыл кешеләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International