Министрлыкта «Безнең Татарстан» VII Республика яшьләр форумы финалистларының проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 7 апреле, җомга

Министрлыкта Безнең Татарстан» VII Республика яшьләр форумының “Кече Ватан территориясе” темтик мәйданчыгы финалистларының проектларын гамәлгә тормышка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе» ТИО рәисе Миләүшә Заһидуллина, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук форум финалистлары проектларының авторлары һәм җитәкчеләре катнашты.

Башта “MilkФест” сөт фестивале» дигән үз проектын «Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе» ТИОның Шәмәрдән поселогындагы башлангыч оешмасы рәисе Рүзилә Фәсхетдинова тәкъдим итте. Чараның максаты – Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең сөт продукциясен базарга чыгару, республика халкы арасында сөт продуктларын популярлаштыру, авыл һөнәрләренең абруен күтәрүгә ярдәм итү. Рүзилә Фәсхетдинова сүзләренә караганда, фестивальнең программасына «Сыерлар парады», төрле мастер-класслар, конкурслар, сыерлар саву процессын күрсәтү, азык әзерләү һәм башкалар кергән. Чараны тагын 2018 елда Саба муниципаль районында уздыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов проект авторына мәдәни-күңел ачу программасын, “Сыерлар парадын” уздыру шартларын уйлап бетерергә һәм сыер саву аппаратларын сүтү һәм җыюны күрсәтергә тәкъдим итте.

Аннары «Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе» ТИОның Мамадыш бүлекчәсе рәисе Айнур Әгъләмов чыгыш ясады, ул “SunnyФест” креатив чаналар» фестивале проекты турында сөйләде. Әлеге идея бу елның гыйнварында Мамадыш муниципаль районында оештырылган иде. Ярышларда 15 команда катнашты. Анда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял иттеләр, таудан чана шудылар, птөрле призлар оттылар, мастер-класслар күрсәттеләр. Фестивальдә 3,5 меңгә якын кеше җыелган иде.

«Җәйгә без киң күләмле пиар-акция үткәреп, Россия дәрәҗәсенә күтәрелмәкче булабыз, Россиянең башка субъектларыннан да фестивальдә катнашу өчен командалардан заявкалар кабул итәчәкбез», – диде Айнур Әгъләмов.

“Сенофест” күпмилләтле халык мәдәнияте һәм көнкүреше фестивале” проекты турында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе» ТИОның Зәй бүлекчәсе рәисе урынбасары Диләрә Шувалова чыгыш ясады. «Фестиваль бу елның июнендә Зәй районында үткәреләчәк, әзерләнү эшләре башланды инде, – дип билгеләп үтте Диләрә Шувалова. – 9 мәйданчык, ярминкә оештырылачак, чалгы белән печән чабучылар ярышларын оештыруны планлаштырабыз, ярышлар республика районнары команадалары арасында булачак. Фестиваль элеккеге традицияләрне дә, бүгенге технологияләрне дә үз эченә алчак».

Аның әйтүенчә, бәйрәмнең төп үзенчәлеге – онытылып бара торган халык уеннарын уздыру.

“Пчелино” бал экофестивале» проектын «Татарстан Республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе» ТИОның Әгерҗе бүлекчәсе рәисе Энже Рыкова тәкъдим итте. Проект Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең умартачылык тармагын популярлаштыру, авыл туризмын үстерү, авыл һөнәрләренең абруен үстерүгә ярдәм итү.

Әлеге фестиваль бу елның августында Әгерҗе шәһәрендә үсткәреләчәк. Анда бал һәм бал продуктлары ярминкәсен-күргәзмәсен оештыру, бал дегустацияләү, үлән чәйләре әзерләү, мастер-класслар, республиканың умартачылык хуҗалыклары арасында ярышлар, халык кәсебе товарлары күргәзмәсе, бал нигезендә эшләнгән косметика, кулдан ясалган һөнәри җайланмалар күрсәтү һәм башкалар оештырылачак.

“ТатарBreadФест” гастрономия фестивале» проектын аның автордашы Данис Таҗиев тәкъдим итте.

«Мондый чара август азагында оештырылырга мөмкин, бу кырларда эш беткәч беткәч уздырыла торган чара. Аның максаты – авыл хуҗалыгы хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру», – дигән мәгълүмат бирде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар проектларга карат искәрмәләр, тәкъдимнәр әйттеләр. Аларны тормышка ашыру, акчалар җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды.

Аерым алганда, министр урынбасары Марат Җәббаров проектлар авторларына үз идеяләрен «Бөтенроссия кыр көне – 2017» агросәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International