Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Ташбилге авылыннан Нуруллиннар гаилә фермасында 38 ат бар. «Безнең тагын 7 сыерыбыз, үгезләребез бар, – дип сөйләде Ринат Нуруллин. – КФХ үзе кызыбыз Роза исеменә теркәлгән, ул исәпләрне, документацияне алып бара. Мин терлекләрне карыйм. Авылда эш юк дигән кешегә мин гаҗәпләнәм. Авыл - узе эш бит ул, һәм төрледән-төрле, анда эшсез торып булмый».
Аның сүзләренә караганда, атлар үрчетү – бик керемле бизнес. «Бу хайваннарга ихтыяҗ зур, күбесе аларны иткә алалар, – дип сөйли Ринат Нуруллин. – Аларны карау буенча бөтен мәшәкатьләр минем өстә, сәгать 4тә торам. Ат – гаҗәеп акыллы хайван. Ул гомер-гомергә кешегә ярдәмче дә, дус та, таяныч та. Мин бу хайваннар янында рәхәтләнеп эшли, арыганымны да тоймыйм».
Язгшы кыр эшләрен башкару өчен хуҗалыкта 5 «Беларус» һәм «ДТ» тракторы, башка авыл хуҗалыгы техникасы бар. Бүгенге көндә фермер арендага җир кишәрлеген рәсмиләштерү белән мәшгуль.
Быел монда атлар санын 50 башка җиткерүне планлаштыралар.