Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Лашман авыл җирлегендә терлекләрне «электр көтүчесенә» ышанып тапшыралар

2017 елның 7 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Лашман авыл җирлеге территориясендә сөтчелек юнәлешгендәге 7 кече ферма бар. Бүгенге көндә 2 гаилә терлекчелек биналарын төзүгә бәйле тоткан чыгымнарын кайтаруга субсидия алу өчен документлар әзерли.

«Җирлекнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 135 баш сыер исәпләнә, шулардан 112 баш – Лашманда, 23 баш – Әмирдә. Быел Лашманда “электр көтүчесен” кертүне планлаштырабыз. 80-100 гектар мәйданга исәпләнгән җайланма 39 мең сумга төшәчәк. Башта без Мамадыш районына бардык һәм анда шул эш белән таныштык. Сыер тотучы хуҗалыкларга бу бик җайлы булачак, дип ышанам», – диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.

Лашман авылыннан Рәмилә һәм Фазыл Миннекаевлар сүзләренә караганда, мондый җайланманың өстенлеге күренеп тора. Аларның шәхси хуҗалыгында 4 баш сыер бар. «Киров өлкәсеннән һәркайсы 80 мең сумлык 2 нәселле сыер алып кайтырга җыенабыз. Электр көтүчесен көйләү безнең акчаларны янга калдырырга ярдәм итәчәк», – диде Рәмилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International