Республиканың Әлмәт районында авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Чишмә” ҖЧҖ базасында хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, инженерлары һәмагрономнары катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар машина-трактор паркын, орлык саклау һәмминераль ашламалау саклау складларын карадылар. Хуҗалыкта эшләрнең торышы турында “Чишмә” ҖЧҖ директоры Александр Горохов сөйләде. Ул, быел бөртекле культуралар 650 га мәйданда чәчеләчәк, азык культуралары – 700 га мәйданда, дигән мәгълүмат бирде. «Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау төгәлләнде. Чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен без өстәмә рәвештә 3 тырмалау агрегаты һәм чәчкеч сатып алдык, –диде Александр Горохов. – Орлыклар белән 100% тәэмин ителгән, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланган».

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин катнашучыларга, Әлмәт районында яз коры булырга тора, дип җиткерде. «Игенчеләрнең төп бурычы – туфракта булган дым запасын уңышлы файдаланып калу. Культураларны игү технологиясен куллану таләпләрен үтәү һәм үсемлекләрне яклау чараларын вакытында башкару», – диде ул.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Ямаш авылында узды. Район юашлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләренә эзерләнүләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, тракторларның, чәчкечләрнең һәм чәчү комплексларының техник әзерлеге 100% тәшкил итә.

«2017 елгы уңышның нәтиҗәсе хуҗалыкларның чәчүгә ничек әзерләнүләренә һәм аны ни дәрәҗәдә сыйфатлы үткәреп чыгуларына бәйле», – дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул районның тармак эшенә анализ нәтиҗәләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген артыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International