2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында Россиядә һәм дөньякүләм органик авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган халыкара конференция үткәрү планлаштырыла.
Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет һәм Милли органик берлек оештыра. Конференциядә Россия, Германия, Австрия, АКШ, Белоруссия, Кыргызстан һәм башка илләрдән органик продукция җитештерүне үстерү хәрәкәте вәкилләре катнашачак.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет бу конференциядә чыгыш ясаячак нотыкчыларның исемлекләрен төзи. Заявкаларны info@rosoorganic.ru, eco.oc@yandex.ru электрон адресларга җибәререгә мөмкин.