29 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габрахманов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Аның сәфәренең төп максаты – авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын тикшерү.
Киңәшмәләрдә муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре язгы чәчүгә әзерләнүнең барышы, чәчү мәйданчыкларының структурасы, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш, техниканың әзерлеге, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча планлаштырыла торган чаралар турында сөйләделәр.
Аерым алганда, Минзәлә муниципаль районында утырышта «Органик групп» хуҗалыкларында ягулык-майлау материаллары белән берникадәр проблема булуы хакында билгеләп үттеләр.
Киңәшмәләргә йомгак ясап, Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә барлык башка эшләрне кыска срокларда башкарып чыгарга һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру чаралары турында уйларга кушты.